«Җәннәт — әниләрнең аяк астында»
Әни — дөньядагы иң изге зат. Җәннәткә бару юлы әниебезгә күрсәткән игелекле гамәлләребез аша уза. Әниләребез исән-сау булсын, аларның йөзендә һәрвакыт елмаю балкысын. Без аларны исән чакларында кадерләргә, хөрмәт итәргә тиешбез, чөнки әни догасы — баланы уттан-судан саклаучы иң көчле яклау.
Шушы сүзләрне яшь буынга аңлату исәбеннән бүген Купка авылы китапханәсендә яшьләр белән бик мәгьнәле чара булып узды.Шулай ук балаларга “Рай под ногами матерей”дигән кино да күрсәтелде.Барысы да игътибар белән карадылар,Һәм җир йөзендә әниләрдән дә кадерле кеше юклыгына тагы бер кат инанып таралыштылар.