"Навруз — это праздник мира и добра"
Бүген Купка авылы китапханәсендә Нәүрүз бәйрәме билгеләп үтелде.“Нәүрүз бәйрәме” -тынычлык һәм игелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме. Аны 21 мартта, язгы көн белән төн тигезләшкән көнне бәйрәм итәләр. Табигатьнең уяну, җылылык башлану һәм язгы кыр эшләре башлану чоры, шулай ук уңыш һәм хезмәт кешеләренең бәйрәме. Бу көнне Купка авылы китапханәсендә, уртак өстәл артына чын дуслар җыелды.