Коррупция
Бүген Купка авылы китапханәсендә үсмер кызлар белән Коррупция хакында сөйләшү үткәрелде.Коррупция-хакимияттән яисә хезмәт урыныннан шәхси максатларда файдалану. Ул төрле формада булырга мөмкин: ришвәт алу, янап куркыту, кумовлык, дәүләт акчаларын урлау һәм башкалар. Чара барышында коррупция турында әңгәмә үткәрелде, коррупциягә каршы көрәш өчен дәүләт тарафыннан нинди чаралар кулланылуы турында сөйләнде. Балаларга коррупция билгеләре һәм аның барлыкка килү сәбәпләре турында уйларга, җәмгыять тормышының кайсы өлкәләрендә коррупция аеруча алга киткәнлеге турында фикер алышырга тәкъдим ителде.