«Терроризм: будьте бдительны».
Купка авыл китапханәсе «Терроризм: уяу булыгыз»дигән кисәтү дәресе үткәрде.Китапханәче «террорчылык», «теракт» кебек төшенчәләрне ачарга тырышты, аннары террорчылык акты ясарга теләк тудыручы сәбәпләрне карады, теракт куркынычы һәм билгесез предметлар табылу очрагында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды, шулай ук алып баручы Ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтләренең телефоннары турында искә төшерде, «ничек теракт корбаны булмаска»документаль фильмы демонстрациясе узды. Чара азагында китапханәче « Терроризм – җәмгыятькә куркыныч»күргәзмәсе янында күзәтү уздырды.