"Дуслык һәм мәрхәмәтлелек"
Купка авыл мәчетендә балалар өчен җәйге укулар булып узды. Лагерьның соңгы көнендә авылыбызның имамы Дамир абый белән берлектә "Дуслык һәм мәрхәмәтлелек" дәресе үткәрдек. Балаларга дуслык- ул чит кешенең яшәү рәвешенә, үз-үзен тотышына, гореф-гадәтләренә, хисләренә, фикерләренә, идеяләренә хөрмәт белән карарга кирәк икәнлеге турында аңлатма бирелде.