Копкинская сельская библиотека - филиал № 48

Мәүлид кичәсе

2016 елның декабреннэн   мөселман календаре буенча өченче ай – рәбигыл әүвәл ае башланды. Аны халыкта Мәүлид ае дип йөртәләр.

Сөекле Пәйгамбәребезнең туган көне Рәбигыләүвәл аеның 12 нче көненә туры килә. Рабигыләүвәл аенда мәчетләрдә Пәйгамбәребез турында вәгазьләр укыла, мөселманнар өйләрендә мәҗлесләр үткәрәләр, мохтаҗларга ярдәм итәләр, сәдакалар өләшәләр.
Мәүлид ае керү белән безнен Купка  авылы халкы да бу истәлекле вакыйганы бик хөрмәтләп искә алдык.