«Бакчачыларның язгы мәшәкатьләре» «Весенние заботы огородников»
Бакча сезоны якынлаша. Китапханәдә “Гомернең алтын чоры” клубы әгъзалары белән «Бакчачыларның язгы мәшәкатьләре» дигән чара үткәрелде. Бу чара томатлар, кыяр, чәчәкләр, дару үләннәре үстерү турында күбрәк белү, рецептлар, үзтәҗрибәләре белән уртаклашу, кызыксындырган темаларга сөйләшү максатыннан үткәрелде. Чөнки һәрбер бакчачы үсентенең авыруларга ныклы, тотрыклы булуын һәм зур уңыш бирүен тели бит. Очрашуда катнашучылар өчен китап күргәзмәсе эшләнеп куелды. Биредә участокларда сезонлы эшләр, яшелчә, җиләк-җимеш культуралары һәм чәчәкләр үстерү турында китаплар тәгъдим ителгән иде. Чарада катнашучы Эльмира Ибраһимова арбузлар һәм кавын үстерү буенча кызыклы тәҗрибәсе белән уртаклашты. Аннары корткычларга каршы көрәш мәсьәләләре һәм башка темалар буенча фикер алыштык. Бу очрашуда катнашучылар үзләренә бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүматлар тупладылар.
Близится огородный сезон. В библиотеке с членами клуба по интересам «Золотой возраст» провели мероприятие на тему: «Весенние заботы огородников», чтобы узнать больше о выращиваниях томатов, огурцов, цветов, лекарственных растений, поделиться рецептами, своим опытом по этим вопросам, пообщаться на интересующую тему. Ведь любому огороднику хочется, чтобы рассада была крепкой, устойчивой к болезням и дала большой урожай. Участникам встречи была подготовлена книжная выставка, где были представлены книги о сезонных работах на участках, о выращивании овощей, ягодных культур и цветов. Участница Ибрагимова Эльмира поделилась своим интересным опытом по выращиванию арбузов и дыни. Далее обсудили вопросы по борьбе с вредителями и другие темы. Участники этой встречи собрали для себя много интересной и полезной информации.