“Татарстан – уртак йортыбыз!”
Татарстан АССРның төзелүенә – 100 ел тулу уңаеннан “Татарстан – уртак йортыбыз!” - дигән темага тарихи сәгать үткәрдем. Балаларга ТАССРның төзелү тарихы, аның үсеше, мөстәкыйльлек алу чорлары турында сөйләдем. “Чәчәк ат, гүзәл Татарстан!“ дигән китап күргәзмәсенә обзор үткәрелде. Соңыннан “Татарстанны беләсезме?” дигән викторина үткәрелде. Балалар викторина сорауларына бик актив катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр, тарихны искә төшерделәр. Бу кичәдән алар бай мәгълумат алдылар.