Люгинская сельская библиотека - филиал № 47

"Наркомания - замана чире"

1 нче март көнне китапханәдә Халыкара наркоманиягә һәм наркобизнеска каршы көрәш көне уңаеннан "Наркомания – замана чире" исеме астында түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде. Наркомания - хәзерге заманның төп афәтләрнең берсе. Әлеге чараның да төп максаты - балаларга  сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, начар гадәтләргә карата тискәре караш булдыру. Сөйләшү вакытында  балаларга наркотик матдәләрнең организмга  зыяны хакында аңлаттым һәм кызыксындырган сорауларына җавап бирдем. Балалар наркоманиягә карата үз фикерләрен, карашларын белдерделәр, уртаклаштылар.

Очрашуда “Наркомания – Афәт ул” дигән исемдәге китап күргәзмәсенә күзәтү ясадым.

4 бала катнашты