Люгинская сельская библиотека - филиал № 47

"Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз"

    Өлге авыл китапханәсе "Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз" акциясенә кушылды. Балаларны   премия лауреатлары белән таныштырып  уздым. Язучыларның китапларыннан төзелгән китап күргәзмәсенә обзор ясалды.  Роберт Миңнуллинның “Әни, мин көчек күрдем”, Йолдыз Шәрәпованың “Җавапсыз сорау”, Ләбиб Лероннын “Әкиятче малай” һ.б. шигырьләр укылды. Рәшит Бәшәрнең “Нәни кунаклар” китабыннан хикәяләр укылды.

9 бала катнашты