Люгинская сельская библиотека - филиал № 47

«Фольклор иленә сәяхәт»

Өлге  авыл китапханәчесе, балалар бакчасына йөрүче балалар белән  “Наши истоки. Читаем фольклор” акциясе кысаларында  «Фольклор иленә сәяхәт»дигән фольклор кичәсе үткәрде. Бу чараның максаты: мәктәпкәчә яшьтәге балаларны фольклор әсәрләре белән таныштыру. Фольклор аша балаларга рухи һәм әхлак тәрбиясе бирү. Фольклор -күпкырлы һәм бай милли иҗат икәнен аңлату.

   Чара башында балаларга  фольклорның нәрсә икәне аңлатылды, фольклор жанрларына нәрсәләр керә икәне әйтелде.  Кичә барышында балалар белән сынамышлар, әйтемнәр, тизәйткечләр, мәкальләр, такмазалар, санамышлар, табышмаклар һ.б. искә тошерелде. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында иң яратып уйнала торган уеннар – халык уеннары. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан бу уеннар балаларда өлгерлек, тапкырлык, ярдәмләшү, шулай ук кешелеклелек, шәфкатьлелек, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли.

 Чараның икенче өлешендә, нәниләр белән, “Кәрия-Зәкәрия”, “Күрсәт әле үскәнем”, “Йөзек салу” «Чума үрдәк, чума каз», “Йөзек салыш”,”Түбәтәй” кебек җырлы-биюле уеннар уйнатылды. Чарага куелган китап күргәзмәсенә обзор ясалды. Тәрбияче апалары, балалар белән бергә укырга дип, китаплар да алып калдылар.

Китапанәче Салихова Альбина.