Люгинская сельская библиотека - филиал № 47

«Туган телем – иркә гөлем»

21 февраль көнне Өлге авыл китапханәсе бөтенрәсәй «Наши истоки. Читаем фольклор» акциясенә кушылып Туган тел көненә карата «Туган телем-изге телем» исемле викорина үткәрде. Максаты: туган телгә, ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү; телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү; тел байлыгын үстерү; туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү.

Укучылар “Тапкырлар” һәм “Зирәкләр” командаларына бүленделәр. “Мәкальне дәвам ит”, “Табышмакка җавап тап”, “Тизәйткечләр”, “Санамышлар”, «Без кайсы әкияттән?», “Сүз җый” һ.б. конкурсларда  бик актив катнаштылар. Чара «Туган телем – иркә гөлем» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү белән төгәлләнде.