Люгинская сельская библиотека - филиал № 47

“Әфганстан – йөрәк ярасы”

Китапханәдә  “Әфганстан – йөрәк ярасы” дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрелде. Чара Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан узды. Максаты: Әфган сугышы, аның асылы белән тирәнрәк таныштыру; Әфганстанда хәрби хезмәттә булган егетләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү; укучыларга батырлык, героизм кебек хисләрнең югарылыгын күрсәтү. Китапханәче аларга презентация ярдәмендә Әфганстан сугышы һәм аның илебезгә алып килгән югалтулары турында сөйләде, китапларга күзәтү ясады. Балалар совет гаскәрләренең ни сәбәпле афганистанга керуләрен белделәр, совет солдатларының һәм афганистан хөкумәте гаскәрләренең уртак гамәлләре турында белделәр. Балалар бик яратып тыңладылар, сорауларга  җавап бирделәр.