Люгинская сельская библиотека - филиал № 47

"Язмышларга буйсынмас җан"

         Китапханәдә халык шагыйре Фәнис Яруллин иҗатына багышланган “Язмышларга буйсынмас җан”  дигән әдәби кичә үткәрелде. Әдәби чара барышында укучылар язмыш сынауларына бирешмичә яшәргә, иҗат итәргә көч тапкан батыр рухлы язучының тормыш, иҗат юлы, балалар өчен язылган шигырьләре белән  таныштылар.  "Җилкәннәр җилдә сынала", "Яралы язмышлар" кебек китаплардагы әсәрләрдән өзекләр, шигырьләр  укылды. Китап күргәзмәсе белән таныштырып , китапларын укырга тәгъдим иттем.