Люгинская сельская библиотека - филиал № 47

“Интернет куркынычмы, түгелме?”

Бүгенге тормышыбызны интернет һәм кәрәзле телефоннан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Интернет кешенең дустымы әллә дошманымы? Шул турыда сөйләшү өчен  «Куркынычсыз интернет» атналыгы уңаеннан  Өлге авылы китапханәсендә “Интернет куркынычмы, түгелме?” дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде. Максаты: Бөтендөнья глобаль челтәренең файдалы һәм кире якларын аңлату. Укучыларда компьютер, интернет, аннан алган мәгълүмәт белән дөрес куллану культурасын тәрбияләү. Интернетның файдалы һәм зарарлы яклары белән таныштыру. Кичә барышында балаларга компьютер каршында озак утыру кеше сәламәтлеге өчен зарарлы булуы турында тирән эчтәлекле чыгыш ясалды. Балаларның бу темага карашлары тыңланылды, сорауларга җавап бирелде.  Укучыларга “Десять правил безопасного пользования интернетом» дигән электрон презентациясе күрсәтелде.