Люгинская сельская библиотека - филиал № 47

“Ленинград блокадасы –тарихнын онытылмас бите”

 Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел тулу уңаеннан 6-7 сыйныф укучылары белән Ленинград камалышында катнашкан һәм блокада афәтен кичергән Салихова Хәтирә апа белән очрашуга бардык. 900 көнгә сузылган Ленинград блокадасының яртысына шаһит безнең Хәтирә апабыз.3 ел буена дошман чолганышында калып, ачлыкны, ялангачлыкны, ачы суыкларны үз җилкәләрендә кичергәннәре турында, Хәтирә апа, балаларга хәтер йомгакларын сүтә-сүтә бик җентекләп сөйләде. Аның хәтерендә блокаданың һәр көне, һәр мизгеле сеңеп калган. Укучылар аның сөйләгәнен тын да алмый тыңладылар. Исәннәрнең кадерен белик, аларны сөйләтеп калыйк, чөнки сугыш ветераннарыбыз бармак белән генә санарлык калды. 
Өлге авыл китапханәчесе: Салихова Альбина