Люгинская сельская библиотека - филиал № 47

«Орчык өмәсе»

Татар халкының тәрбияви һәм әхлакый әһәмияткә ия булган, буыннан – буынга күчеп бара торган йола - бәйрәмнәре, гореф- гадәтләре бар. Бер - беребез белән очрашып күрешүләр, кич утырулар сирәгәя. Шуңа күрә дә изге сәхифәләрне барлау эше йөкләнә үзебезгә. Китапханә каршында оешкан “Гомернең алтын чоры”клубына йөрүчеләр белән без әнә шул онытылып бара торган бәйрәмнәребезнең берсе булган “Орчык” бәйрәмен хәтердә яңарту уңаеннан “Белгәннәрдән өйрән” дигән исем астында  үткәрдек. «Орчык өмәсе» – безгә әби-бабайлардан мирас булып калган бәйрәм ул. Бергәләп күмәк эш башкардылар: кемдер йон тетте, кемдер өрләде, кемдер йомгакка чорнады, кемдер бәйләде. Апа-әбиләр үзләренең кул эшләренә булганлыкларын, җыр-биюдә дә осталыкларын күрсәттеләр. "Без борынгы халык" дигән китап күргәзмәсе куелган иде.