Люгинская сельская библиотека - филиал № 47

"Үткән гомерем бер мизгел"

      Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан "Үткән гомерем бер мизгел" дигән очрашу кичәсе үткәрелде. Кичәгә төрле эшләрдә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәребез чакырылды. Манзарасс җирлеге рәисе Р.Хабибуллина  бәйрәм уңаеннан котлау сүзләрен җиткерде, сәламәтлек, якыннарының күңел җылысын тоеп  яшәүләрен һәм шатлык тулы озын гомер итүләрен теләде. Кичә барышында өлкәннәр үзләренең яшьлек хәтирәләрен яңарттылар, бәйрәм жыр һәм бию белән үрелеп барды. “Безгә өмет баглый өлкәннәр” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде