Люгинская сельская библиотека - филиал № 47

«Абдулла Алиш әкиятләре»

Балалар шагыйре Абдулла Алишның тууына 110 ел. “Барлык иҗатымны балаларга багышлар идем”  дигән темага күргәзмә төзелде. Төрле катлам укучылар өчен.

«Абдулла Алиш әкиятләре» дигән темага 1-5 сыйныф укучылары белән  презентация – дәрес үткәрдем. Бу дәреснең максаты: А.Алишның тормышы һәм иҗаты белән кыскача таныштыру; аның әкиятләре буенча фикер алышу, уңай һәм тискәре гадәтләрне аера белергә өйрәтү; китап укуга кызыксыну тәрбияләү.