Люгинская сельская библиотека - филиал № 47

« Тукай сүнмәс йолдыз - ул!»

22 апрель көнне китапханәдә Г.Тукайның 130 еллыгына карата  3-6 нчы сыйныф укучылары арасында « Тукай сүнмәс йолдыз - ул!» дигән исем астында   Габдулла Тукай иҗатына багышланган уен-викторина үткәрелде, презентация күрсәтелде, “Туган җирнең олы җырчысы” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.  Уенның максаты: Шагыйрь Г.Тукай турында белемнәрне тирәнәйтү; шагыйрь иҗатына, тормышына карата кызыксыну, горурлык хисе тәрбияләү; телебезгә, әдәбиятыбызга мәхәббәт хисе тәрбияләү. Бу бәйгедә 2 команда катнашты: “Тукай оныклары" һәм “Тукай шәкертләре” командалары. Биредә балалар  викторина сорауларына җавап эзләделәр, алдан әзерләнгән биремнәрне чиштеләр, кроссвордлар чиштеләр. Уен-викторина «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды. Катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.
10 бала катнашты.