Люгинская сельская библиотека - филиал № 47

"Тукай Кырлайга сәяхәт"

 Китапханәгә  йөрүче балалар һәм яшүсмерләр, аларның әниләре, әбиләре белән, барлыгы 29 кеше Тукай Кырлайга экскурсиягә барып кайттык. Бик матур музейный комплекс. Музей экскурсоводы  тирән эчтәлекле һәм кызыклы чыгышы безне шагыйребезнең авыр, әмма шул ук вакытта вакыйгаларга бай тормышы сукмаклары һәм иҗаты белән таныштырды.  Анда шагыйрь белән турыдан-туры бәйләнгән, Тукай яшәешенә һәм көнкүрешенә нисбәтле биш экспонат бар. Алар музейның чын мәгънәсендә горурлыгы булып торалар.Сәгъди абзый һәм бай йортын карадык.