Люгинская сельская библиотека - филиал № 47

"Убырлы карчык остаханәсе"

5нче сентябрь көнне кыз балалар өчен “Убырлы карчык остаханәсендә” дип аталган кичә булып узды. Биредә Убырлы карчык кызларга үзенең иң яратып әзерли торган ризыгын- белен пешергә өйрәтте. Әкияти төсмердә узган бу чарада кызлар камырын да үзләре ясап тәмле итеп белен пешереп кенә калмыйча клубка килеп кергән малайларны да сыйладылар. Батыррак малайлар үзләре дә белен пешереп карадылар. Тик үзләре барыбер кызларныкы тәмлерәк килеп чыккан дигән нәтиҗәгә килделәр.