"Бер күрешү- бер гомер"
5 нче август көнне "Бер күрешү-бер гомер" дигән урам бәйрәме уздырдык. Авылыбызның иң актив, бердәм күршеләр булып яши белүче көек очы дип йөртелүче, үзе үзәк урамның бер тармагы булган бу урамда чынлап та күпләргә үрнәк булырлык, бик уңган халык яши. Ул Алсу апаның пылавы үзе генә дә ни тора. Кул эшләреннән дә өстәлләр сыгылып тора иде. Үз урамнарын яклап килүчеләр сынатмадылар. Төрле уеннарда уйнадылар, үзләренең матур чыгышлары белән башка урам кешеләрен сөендерделәр. Катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Рәхмәт шушы урам халкына, гел шушылай тату күршеләр булып яшәү насыйп булсын.