Люгинская сельская библиотека - филиал № 47

«Күңелле җәй, ямьле җәй»

Авырлыклары булса да, бик тә күңелле, рәхәт безнең эшебез. Кешеләргә бәйрәм ясыйбыз, үзебез дә ял итә беләбез. Менә бүген дә балалар белән салкын чишмә янына барып ял итеп кайттык. Яраткан урыныбыз ул безнең. Рәхәтләнеп уйнап, чәчәкләр җыеп, шул чәчәкләрдән җәйнең хуш исләре бөркелеп торган тәкыялар үреп, зур гына карбызның башына җиттек.  Рәхәтләнеп саф һавада матур, мавыктыргыч китаплар укыдык, төрле кызыклы уеннар уйнадык. 

     Бик күңелле булды. Балалар шул кадәр сөенеп рәхмәтләрен җиткерделәр. Алар белән үзебез дә балачакка кайткан кебек булдык. Шушы салкын чишмә буенда узды шул безнең балачагыбызның күп кенә күңелле мизгелләре.

Чәчәкләрнең матурларын сайлап,
Такыялар үрдек болында.