"Мин хәтерлим, мин горурланам"
22 июнь – Россия тарихындагы иң кайгылы көннәрнең берсе - Бөек Ватан сугышы башланган көн. Ел артыннан ел үтеп, сиздермичә вакыт узып бара. Купмедер вакыттан соң ачы сугыш хатирәләре шаһитләре калмас та. Аларны без төсе уңган сурәтләрдә, һәлак булучылар исемлегендә, һәйкәл һәм обелискларда, архив, тарих язмаларыннан гына барлый алырбыз.
Ә бүген хәтер көне. Бүген без яу кырында ятып калган, исән кайтып илне күтәрүдә көч куйган ветераннарыбызны искә алабыз. Киләчәктә илләр тыныч булсын, безгә, һәм бездән соңгы буыннарга сугыш ачысын күрергә туры килмәсен дип теләк телибез. Бүген балалар белән һәйкәл каршында "Мин хәтерлим, мин горурланам" дип аталган тематик әңгәмә уздырдык. Сугыш һәм хезмәт ветераннары сугыш чорында ятим калган балалар язмышлары, тол хатыннарның җәфа чигүләре турында сөйләдем. “Җиңү юллары буйлап” исемле китап күргәзмәсе белән таныштырдым. Чара азагында һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдык.
11 бала катнашты