“Ныклы гаилә – Ил терәге”
15 май - Халыкара гаилә көне. Бу көн Россиядә 1995 елдан бирле билгеләп үтелә. Бу заманда һәр кешегә кайтып сыеныр өчен җылы учак, тыныч почмак булуы кирәк. Шул уңайдан китапханәдә “Ныклы гаилә – Ил терәге” дип исемләнгән тапкырлар бәйгесе үткәрелде. Кичәнең максаты: гаиләләр белән элемтәне ныгыту. Балаларда үз милләтенә, аның теленә, гаиләсенә, иленә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, горурлык хисе тәрбияләү. Гаилә – китапханә арасындагы дәвамчанлык өзелмәве өстендә эшне дәвам итү. Уенда 3 гаилә: Саляховлар, Шаякберовлар, Гариповлар катнашты. Һәр гаилә үзләре белән таныштыргач, төрле уеннар аша гаиләләрнең җитезлеге, төгәллеге сыналды. Шулай ук “Шигъри табышмаклар”, “Кем тизрәк”, “Хәрефләрдән яңа сүзләр төзү”, “Кызыклы ситуация” шаян табышмакларга җаваплар бирделәр. Гаиләләр үзләренең тапкырлыкларын күрсәттеләр, сорауларга җавап бирделәр, башваткычлар чиштеләр. Кичә бик күңелле үтте. Кичәдә катнашкан гаиләләргә кызыксындыру бүләкләре тапшырылды. Китапханәдә китап күргәзмәсе эшләнеп куелды. Күргәзмәгә газета — журналларда чыккан мәкаләләр һәм китаплар урнаштырылды. Шул китаплар буенча күзәтү үткәрелде