Люгинская сельская библиотека - филиал № 47

"Онытырга хакыбыз юк!"

8нче май көнне Өлге авылында Бөек Җиңүнең 73 еллыгына карата митинг булды.
Инде ветераннарыбыз сафы да нык сирәгәйде. Шулай да безнең авыл башка авылларга караганда бу яктан бәхетлерәк дип әйтергә була. Чөнки, кайсыбер авылларда сугыш ветераннары инде бөтенләй калмаган да икән. Ә безнең сугышның тере шаһитләре- өч бөртек сугыш ветераныбыз бар! Алар: Салихова Хәтирә апа, Салихов Мөбәракҗан абый һәм Мухамадиев Гайфи абый. Шушы өч ветераныбызның икесе бәйрәмебезгә килүе, аларның кулларын кысып рәхмәтләребезне җиткерә, бәйрәм белән котлый алуыбыз белән без бик бәхетле булдык. Бәйрәмебезгә тыл ветераннары, сугыш чоры балалары да чакырылган иде. Укучылар көче белән концерт оештырылды. Һәйкәлгә венок куйдылар, шигырьләр, җырлар башкардылар. “Җиңү бәйрәме – изге бәйрәм!” дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Митингтан соң бәйрәм шушы кадерле кунакларыбыз хөрмәтенә әзерләнгән чәй табыны артында дәвам итте.