«Зәрә боткасы»
«Зәрә боткасы» — татар халкының милли бәйрәме. 30 апрель көнне балалар матур итеп киенеп, өйдән -өйгә кереп ярма, май, йомырка, сөлге җыеп йөрделәр. Хуҗаларга рәхмәт әйтеп, изге теләкләр теләделәр, бар халыкны бәйрәмгә чакырдылар. Ә 1 нче май көнне татар халкының гореф-гадәтләрен яңарту максатыннан Өлге авылында мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Зәрә боткасы" бәйрәме үткәрелде. Балалар ул көнне иртүк торып кызарткан йомырка, тәм-томнар җыйдылар. Аннан бар халык клуб каршына бәйрәм аланына җыелды. Килгән авылдашлар арасында күп санда кайткан кунаклар да бар иде. Алар да бу бәйрәмгә буш кул белән кайтмаганнар, бик күп бүләкләр алып кайтып балаларга өләштеләр. Җыелган ярма, май, сөтләрдән учак тергезеп ботка пешердек. Ботка пешкәнче төрле уеннар: Йомырка тәгәрәтү, кашыкка йомырка салып йөгерү, капчык киеп йөгерү, аркан тартышу, чиләк белән су ташу, конфет җыю Һ.б. уйнаттык, җырлар җырлаттык. Аннан соң бар җыелган халык белән ботка ашадык, ә төшә алмаган әби-бабайларга өйләренә алып барып бирдек. Калган өлешен каргаларга дип сибеп калдырдык. Бәйрәм барышында балалар үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Зәрә бәйрәме җыр-биюләр белән үрелеп барды. Бәйрәм бик күнелле узды, һәркем канәгать калды.