«Тукай иленә сәяхәт»
28 нче апрель көнне Г. Тукайга 132 ел тулу уңаеннан, клуб хезмәткәрләре белән берлектә балалар бакчасында кунакта булдык. «Тукай иленә сәяхәт» дигән очрашу үткәрдек. Мин үзем балаларга Г.Тукай иҗаты турында сөйләдем, китап күргәзмәсе белән таныштырып китапларына обзор ясадым. Кичәнең икенче өлешендә убырлы карчык белән балаларны әкият дөньясына сәяхәткә дәштек. Г.Тукай әсәре буенча язылган “Эш беткәч уйнарга ярый” исемле курчак театрын күрсәттек. Аннары балаларга “Йөзек салышлы”, “Гөлбану” кебек татар халык уеннарын уйнаттык. Очрашу бик күңелле узды. Бакча коллективы да, балалар да безгә рәхмәтләр әйтеп тагын килүебезне теләп калдылар.