«Г.Тукай сүнмәс йолдыз ул!»
26 апрель көнне Өлге авыл китапханәсендә Г.Тукайның туган көненә карата «Г.Тукай сүнмәс йолдыз ул!» дип исемләнгән КВН үткәрелде. Максат: Г.Тукай турында белемнәрен тирәнәйтү; шагыйрь иҗатына, тормышына карата кызыксыну, горурлык хисе тәрбияләү. Сәнгатьле уку, сөйләү күнекмәләрен үстерү. Г.Тукай әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү. Балалар ике командага бүленделәр: “Суанасы” һәм “Шүрәле”. Әлбәттә инде, сораулар Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча әзерләнде. Командалар Г.Тукайның биографиясен һәм аның әсәрләрен белүдә көчләрен сынадылар.1 тур «Батыр – берне,белемле меңне егар» дипаталды, ул Тукайның тормыш юлына багышланды . 2 тур «Шигырьне таны» дип аталды, 3 тур- «Син Тукайны беләсеңме?» -тест рәвешендә булды. 4 тур -«Хикәя- табышмак» (хикәя Г.Тукайның нинди әсәрләрен күздә тотып язылган?). 5 тур –“Сүзләр ясау”. 6 тур-Капитаннар ярышы иде “Әйе яки юк” дип аталды һ.б.конурслар иде. Шушы сынауларны үтеп, иң куп очко жыеп «Шүрәле» командасы җиңүче дип танылды. Кичә барышында укучылар Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар. Шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, әкиятләреннән өзекләр күрсәттеләр, яраткан әкиятләренә рәсем ясадылар.“Без Тукайлы халык” исемле китап күргәзмәсенә обзор ясалды. Кичә ахырында барлык катнашучылар «Туган тел» җырын башкардылар.
Бу кичәдән балалар Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты турында күп мәгълүмат алдылар.
Барлыгы: 14 бала катнашты.