Люгинская сельская библиотека - филиал № 47

«В гостях у дедушки Толстого»

21 апрель көнне Өлге авылы китапханәсендә Бөтенроссия “Китапханә төне”акциясе кысаларында, рус язучысы Л.Н.Толстойның 190 еллыгына багышлап, «В гостях у дедушки Толстого» дигән могҗизалар кыры уены үткәрелде. Уенны башлап җибәргәнче Толстойның тормыш юлы, иҗаты турында әңгәмә үтте, презентация ярдәмендә экранда яктыртылды. Уенның максаты: Толстойның укыган әсәрләре буенча туплаган бемнәрен ныгыту һәм тирәнәйтү, укыган әсәрләрен анализларга өйрәнү, китапка кызыксыну уяту. Язучының иҗатына ихтирам тәрбияләү.

Уенда төрле яшьтәге китап укучылар катнашты. Финалга Айсылу, Гузәл, Ислам чыктылар.  Супер уенга Гарипов  Ислам барып җитте һәм, сорауга дөрес җавап биреп, җиңүче булды. Уенның сораулары, язучының әсәрләренә, әкиятләренә кагылышлы иде.

Кичәгә «Безграничный мир  Л.Н.Толстого» дигән китап күргәзмәсе төзелде, обзор ясалды. Балалар,  Толстойның әсәрләре эш сөяргә, гаделлеккә, дуслыкка, батырлыкка, юмартлыкка өйрәтәләр икәненә тагын бер кат инандылар. Алган белемнәре өстенә балалар бу акциядэ катнашулары белән шат иделәр.