“Китапханә-серле дөнья ”
Һәр ата-ана баласында китапка мәхәббәт уятырга тырыша.Укуга караш, кызыксыну иң беренче гаиләдә тәрбияләнә. Чөнки иң беренче китабын бала өйдә - әти-әни кулында күрә. Беренче әкиятләрне дә әти-әни авызыннан ишетә. Әйе, китап укуга мәхәббәт тәрбияләүне мөмкин кадәр яшьтән башларга кирәк. Ата-ана үзе дә китап укыса, бала моны күреп кызыксына башлый. Галимнәр: “Әти-әнисе китап белән мавыкканнан башлап, бала китап укый башлый”, - дип раслый. Күп укыган бала иншалар, диктантларны җиңел яза, хаталарны азрак ясый. Шуның өчен китапханәдә гаиләдә китап укуны яңарту юнәлешендә эшлим. Балалар китабы көненә карата китапханәдә “Китапханә-серле дөнья ” дигән чара үткәрдем. Бу чара гаилә һәм китапханә арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту, сабыйларда китапка мәхәббәт уяту, аларны саклап, кадерләп тоту һәм китапханәдә үзеңне ничек тотарга кирәклеген белү максатында оештырылды.
2 гаилә катнашты.