Люгинская сельская библиотека - филиал № 47

“Наркомания- ак үлем!”

     1-март халыкара наркомания һәм наркобизнеска каршы көрәш көне. Шул уңайдан  китапханәдә ”Наркомания-ак үлем!” !”  исем астында түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр үткәрелде. Кичәнең максаты: Наркомания авыруының асылын ачыклау; укучыларны әлеге куркыныч чирдән кисәтү һәм аларда сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру; наркомания буенча укучыларның фикерләрен ачыклау;начар гадәтләрдән саклану һәм каршы торучанлык  сыйфатлары тәрбияләү. Китап укучылар уй-фикерләре белән уртаклаштылар, презентация  карадылар. Укучыларга наркомания чиренең никадәр сәламәтлеккә зыян килүе турында сөйләдем.  Китап күргәзмәсенә  күзәтү үткәрелде. 7 укучы катнашты.