Люгинская сельская библиотека - филиал № 47

нәүрүз бәйрәме

Өлге авылында “Нәүрүз - кыш озату” бәйрәме уздырылды. Авыл башындагы тау янында узган бу бәйрәмгә килгән олысы- кечесе төрле конкурсларда, уеннарда катнашып, матур җырлар тыңлап, күңелле итеп ял итте. Бәйрәм коймагы белән кайнар чәй эчеп, бу кышка соңгы тапкыр туйганчы тау шуып, кышны озатып яз кызы Нәүрүзбикәне каршы алдык. Ул матур теләкләр әйтеп килгән кунакларны котлады. Нәүрүзбикә белән Кыш бабай көч сынашырга булдылар. Чөнки Кыш бабабызның үзенең урынын Нәүрүз кызына бирәсе килми иде. Алар җитезлек буенча көч сынашырга булдылар. Әлбәттә инде яшь, чибәр Нәүрүз кызы Кыш бабайны бу ярышта да җиңеп чыкты. Бәйрәмгә килгән Кыш бабай матур теләкләрен әйтеп үз постын Язга тапшырды. Убырлы карчык исә үз репертуарында: бераз хәйләкәррәк булса да, бу бәйрәмнен ямен артык бозмады, тәртипле булырга тырышты.

Нәүрүз бәйрәмендә олысы да - кечесе дә куңелле ял иттеләр.