Люгинская сельская библиотека - филиал № 47

“Нечкәбил”

9нчы март көнне халыкара хатын-кызлар көненә карата, төп йортта кайнаналары белән гомер кичерүче киленнәр арасында  “Нечкәбил” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булып узды. Кичәбезнең максаты, авылыбызның киләчәге ышанычлы кулларда икәнен раслау, авылдашларга бу киленнәребезнең уңганлыгын булганлыгын күрсәтү, ә инде гаиләләрендә алар белән горурлану хисләре булдыру иде. Концерт номерлары белән үрелеп барган әлеге кичәдә авылыбызның иң уңган дүрт килене төрле кызыклы уеннарда, конкурсларда катнашып үзара көч сынаштылар. Бу гүзәл ханымнарның тормыш иптәшләре барысы бергә чәчәкләр тотып сәхнәгә менеп сөйгәннәрен шушы яз бәйрәме белән котлавы кичәбезне тагын да ямьләндереп җибәрде.