“Ил таяна безнең егетләргә”
Ватанны саклаучылар көненә карата 23нче февраль көнне “Ил таяна безнең егетләргә” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды. Бу бәйрәмдә авылыбызның иң кыю биш егете төрле конкурсларда, уеннарда катнашып үзара көч сынашты. Концерт барышында “Тамчы” бию коллективы тамашачыга матур биюләрен тәкъдим итсә, җырчыларыбыз яңа җырлар белән куандырды. Иң нәни кызыбыз Язилә егетләргә үзенең матур шигырен сөйләде. Егетләр арасында барган бәйгенең җиңүчесе исемен Раил Хасанов яулады.
Китапханәдә "Ил сагында тора солдатлар” дигән күргәзмәсе төзелде.