Люгинская сельская библиотека - филиал № 47

"Чана бәйрәме"

    Авыл башында, ясалган тау янында “Чана бәйрәме” узды. Узган бу бәйрәмебез һәркемнең күңеленә хуш килде. Бәйрәмгә килгән һәр кешегә кайнар чәй, яңа пешкән коймак белән сыйлану мөмкинлеге оештырылган иде. Балалар гына түгел, өлкәннәр дә оештырылган уеннарда бик теләп катнашты. Матур итеп бизәлгән чаналарга алдан ук конкурс игълан иттек. Әлбәттә инде бу конкурста катнашырга теләк белдерүчеләр булмый калмады. Эльмира апа, бертуган Альмира һәм Венера апалар бизәп алып килгән чаналар бәйрәмебезне тагын да бизәп җибәрде. Бизәлгән чаналар янында истәлеккә фотога төшүчеләр дә күп булды.