Люгинская сельская библиотека - филиал № 47

“Без Муса Җәлилне беләбезме?”

Китапханәдә М.Җәлилнең 112 еллыгына карата “Без Муса Җәлилне беләбезме?” йолдыз сәгате үткәрелде. Кичәнең максаты: Герой шагыйрьнең тормышы, иҗат юлы белән якыннан танышу; шагыйрьнең иҗатына карата кызыксыну уяту; шагыйрьнең батырлыгы мәңгелек булуын күрсәтү. Укычыларда кыюлык, батырлык, туган илгә бирелгәнлек, аны саклый белү сыйфатлары;үзара дуслык, ярдәмләшү хисләре тәрбияләү.

Әлеге бәйгедә  “Дуслык” һәм “Татулык” командалары көч сынашты.  “Уйлап җавап бир, Рәсемне таны”, “Капитаннанр бәйгесе”, Бер минут эчендә сүзләр уйлап язу һ.б. турларда катнашып ике команда да бер үк балл җыеп дуслык җиңде.

Кичә барышында  балалар шагыйрьнең тормыш юлына  багышланган презентация карадылар. Шулай ук аның танылган шигырь, җырлары яңгырады. 

  Бу кичәдән соң без Муса Җәлилнең батырлык үрнәге икәнлегенә тагын да ныграк инандык.

Катнашты 10 бала.