“Наши истоки. Читаем фольклор”
“Наши истоки. Читаем фольклор” акциясе кысаларында балалар бакчасына йөрүче нәниләр белән әңгәмә –уен үткәрдем. Бу әңгәмәнең максаты: мәктәпкәчә яшьтәге балалрны фольклор әсәрләре белән таныштыру. Фольклор аша балаларга рухи һәм әхлак тәрбиясе бирү.
Тематик әнгәмә барышында балаларга фольклор нәрсә икәнен таныштырып уздым. Фольклор жанрларына: тизәйткечләр, бишек җырлары, уеннар, табышмаклар, шарадалар, мәкальләр, әкиятләр, санамышлар һ.б. кергәнен сөйләп киттем. Соңыннан китаплардан әкиятләр укыдык, табышмаклар һәм мәкальләр әйтештек, балалар бер-берсе белән ярыша-ярыша санамышлар әйттеләр. Уеннарда уйналды: “йозек салу”, “Күрсәт әле үскәнем”,”Кәрия Зәкәрия”,”Миңлебай”.
Әлбәттә инде балалар үзләренең, һәр бәйрәм саен, әни-әтиләре өчен нинди дә булса әкияттән өзекләр өйрәнгәннәрен дә әйтеп киттеләр. Балаларга элеге чара бик ошады. Тәрбияче апалары, балалар белән бергә укырга дип, китаплар да алып калдылар.
Китапханәгә әти- әниләре белән төшүләрен теләп, очрашырбыз әле дигән өмет белән саубуллаштым.
Бу чарада 10 бала катнашты.