"Муса Җәлил яши күңелләрдә"
14 февраль көнне китапханәдә Герой шагыйрь Муса Җәлилнең 110 еллыгына карата "Муса Җәлил яши күңелләрдә” дигән могҗизалар кыры уены уздырылды. Уенда катнашучылар шагыйрьнең тормыш һәм иҗаты буенча булган сорауларга төгәл һәм дөрес җаваплар бирделәр. Шагыйрьнең тормыш юлына карата презентация карадылар. Гайнанов Азат уенның җиңүчесе булды. Уен барышында укучылар шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, патриотик җырлар җырладылар. Җиңүчегә һәм уенда катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Китапханәдә “Муса Җәлил-шагыйрь һәм көрәшче” дигән китап күргәзмәсе оештырып күзәтү үткәрелде. Кичәдә 12 укучы катнашты.