"Кыш бабайда кунакта!"
5 нче гыйнвар көннне балалар өчен "Кыш бабайда кунакта!" дип исемләнгән чыршы бәйрәме узды. Балалар Кыш бабай белән Кар кызына үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Шигырьләр сөйләп, җырлап, биеп,төрле уеннар уйнап күңел ачтылар. Сабыйларга аеруча кар бөртекләре җыю уены ошады. Әлеге бәйрәмнән һәр бала яхшы кәеф, бүләкләр белән өенә кайтып китте.