“Кар бабай белән Куянкай”
3нче январь көнне “Балачак” курчак театры балаларны үзенең чираттагы спектакле белән куандырды. “Кар бабай белән Куянкай” исемле әлеге спектакльны карарга килгән балалар, рәссам образына кереп, Убырлы карчыкның тылсымлы буяулары һәм тылсымлы кисточкасы белән рәсем ясадылар. Аннары әкият карап ял иттеләр.