"Кыш бабай мастерскоенда"
8нче декабрь көнне, “Кыш бабай мастерскоенда” исеме астында бик матур кичә булды. Биредә балалар Кыш бабайдан килгән хатны укып, ул җибәргән биремнәрне үтәделәр. Кыш бабайның ярдәмчесе Шут аларга чыршыга элү өчен уенчыклар ясарга өйрәтте, кар бөртекләре ясау серләре белән таныштырды, төрле уеннар уйнатты. Узып баручы елның символы булган Әтәч тә читтә калмады. Ул да балаларга кызыклы табышмаклар алып килгән иде. Бәйрәм киче дискотека белән дәвам итте. Килгән балалар рәхәтләнеп ял итеп, яңа уенчыклар ясарга өйрәнеп, күтәренке күңел белән таралыштылар.