9 декабрь - Ватан геройлары көне
9 нчы декабрь көнне Өлге авыл китапханәсендә “9 декабря– День Героев Отечества” исеме астында китап күргәзмәсе оештырдым. Максаты: Яшьләрне патриотик рухта, Ватанга мәхәббәт, аны якларга һәм сакларга әзерлек, батырларыбыз белән горурлану хисләре тәрбияләү. Иң беренче чиратта китап укучыларны Ватан геройлары көне тарихы белән таныштырдым. Күргәзмәдәге китапларга күзәтү үткәрдем, обзор ясадым.