“Конституция – дәүләтнең төп законы”
6 ноябрь Татарстан конституциясе көненә карата “Конституция – дәүләтнең төп законы” дигән әңгәмә үткәрелде. Балаларга бәйрәм тарихы турында сөйләдем. Чара барышында балалар күргәзмәдәге китаплар белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар, конституция турындагы белемнәре белән уртаклаштылар. Һәркем үз фикерен әйтеп күргәзмәгә уңай бәя бирделәр.