Люгинская сельская библиотека - филиал № 47

“Бер очрашу үзе бер гомер”

10нчы ноябрь кичендә, өлкән яшьтәге ханымнар белән “Бер очрашу үзе бер гомер” исеме астында пилмән бәйрәме булып узды. Әлеге кичәгә килгән ханымнар пилмән ясауда үз осталыкларын күрсәтеп, серләре белән уртаклаштылар. Казахстанда яшәп кайткан авылдашыбыз Алсу апа һәм Үзбәкстаннан авылыбызга кайтып төпләнгән Лидия апалар пилмән ясау буенча мастер класс уздырды. Шулай да безнең ханымнар үзебезчә, традицион алым белән ясауны кулайрак дип таптылар. Уен-көлке сөйләшеп, җырлашып пилмәннәрне ясап бетергәнне сизми дә калдык. Уңган булган апалар, шул арада үз күчтәнәчләре белән менә дигән итеп өстәл әзерләгәч, пилмәннәр пешеп чыкканчы татарча биеп күңел ачарга да өлгерделәр. Бәйрәм кичәсе табын артында дәвам итте. Аннары китапханәдә “Икмәк – табын кояшы” дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Үзләренә китаплар да алдылар.