“Сез булганга, көзләр матур ул”
1 октябрь – Өлкәннәр көне. Шул уңайдан чәй табыны янында “Сез булганга, көзләр матур ул” дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрелде. Өлкәннәр бу бәйрәмне елдагыча түземсезлек белән көтеп алалар. Өлкәннәребезне җирле үзидарә рәисе Хабибуллина Р.Г., һәм ветераннар советы рәисе Нигматзянов Р.Н. котлап үзләренең җылы теләкләрен җиткерделәр. Кичә барышында өлкәннәр үзләренең яшьлек хәтирәләрен яңарттылар, җырладылар. Юнусова Альмира апа бик матур итеп мөнәҗәт әйтте. Шул ук вакытта укучылар һәм мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган бәйрәм концертын карап үтттеләр. “Гомернең алтын чоры” дигән китап күргәзмәсе белән таныштырып яңа китаплар тәгъдим ителде. Бәйрәм бик күңелле узды.