Люгинская сельская библиотека - филиал № 47

"Хаҗ кылу – зур гыйбадәт"

Хаҗ кылу - күпләрнең хыялы. Авылдашыбыз Мөхетдинова Ясирә быел гөмрә дигән кече хаҗга сәяхәт кылу бәхетенә иреште. Өлге авылы китапханәсенә сәфәрнең ничек узуы, нинди тойгылар калдыруы хакында Ясирә белән очрашу-әңгәмә үткәрдек. Хаҗ кылу-олы гыйбадәт. Гыйбадәт кылуның үз кануннары һәм таләпләре бар.  Ясирә хаҗ кылу вакытларын дулкынланып -сагынып сөйләде : Кәгъбәтулла янында тәваф кылу, Рәхмәт тавында булуы, Әл-Хәрәм  мәчетендә намаз кылу, Мәккә, Мәдинә шәһәрләрендә булган элекке хәлләр турында риваятьләр сөйләде. Авылдашларыбызның үзләрен кызыксындырган  сорауларга да  бик теләп җавап бирде. Барлык катнашкан кешеләрне зәм-зәм суы белән сыйлады.
Ислам диненең бишенче баганасын үтәргә авылдашыбызга Аллаһы Тәгаләдән мөмкинлек булды. Хаҗга барган бар кешеләрнең дә Хаҗларын Аллаһы Тәгалә кабул кылсын! Очрашу-әңгәмәдән һәр кеше шундый теләк белән канәгать булып киттеләр.