Люгинская сельская библиотека - филиал № 47

“Китаплы гаилә – бәхетле гаилә”

Өлге авылы китапханәсендә “Китаплы гаилә – бәхетле гаилә” исем астында Могҗизалар кыры уены үткәрелде. Уенның максаты Гаилә белән китапханә арасында мөнәсәбәтләрне ныгыту, гаиләләрне якынрак белү, бер-берләре белән аралашу, гаиләләрдә татулык, миһербанлык, олыны – олы, кечене – кече итә белү, балаларда әтиләргә, әниләргә карата ихтирам хисе , игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү. Тату гаиләнең рәхәтлеген тоярга, күрергә өйрәтү. Уенда 9 гаилә катнашты. Һәр өчлек өчен дә катлаулы сораулар сайлап алынган булса да, уенчылар аларга бик тиз җавап бирделәр. Уен бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Финалга Гиниятова Нурания апа оныгы Алмаз чыктылар, алар супер-уенда да җиңүче булдылар. Уен барышында көйләр яңгырап торды һәм музыкаль тәнәфесләрдә Алия "Әниемә", һәм Гүзәл "Тынычлык" җырларын башкардылар. 
Гаилә белән оештырылган мондый чара китап белән кызыксынуны бермә-бер көчәйтә. Барысы да чарадан канәгать калдылар, истәлекле бүләкләр алдылар, бик күп файдалы мәгълүматлар белделәр һәм өйләренә яхшы кәефләр белән таралыштылар.