Люгинская сельская библиотека - филиал № 47

“Пушкинны укыйбыз – читаем Пушкина”.

6 июнь Россиядә Пушкин һәм Рус теле көне буларак билгеләп үтелә. Бездә дә бу истәлекле дата игътибардан читтә калмый. Шул уңайдан китапханәдә, җәйге лагерга йөрүче балалар өчен Пушкинның тормыш юлы һәм иҗаты буенча төзелгән "Пушкинны укыйбыз-читаем Пушкина" дигән чара уздырылды. Балаларны бөек рус шагыйренең иҗаты белән таныштырдым, презентация карадык. Балалар үзләре яраткан шигырьләрен, әкиятләрен  яттан сөйләделәр.  «Солнце русской поэзии»  дигән китап күргәзмәсе белән таныштырдым.

Аннары фойеда төрле кызыклы уеннар уйнадык. Уздырылган чара балалар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч булды, аларның мәшһүр Пушкин иҗаты буенча белемнәре дә ныгытылды. Шулай ук бу чара балаларны А.С.Пушкинның китаплары белән кызыксындырды дип ышанып калам.